2019 елгы Стратеглар форумы темасы карала

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 елның 28-29 октябрендә Санкт-Петербургта Стратеглар форумы узачак. Чара 2002 елдан башлап ел саен уздырыла һәм стратегик планлаштыруның алымнары һәм механизмнары турында фикер алышу, Россия Федерациясе төбәкләре һәм шәһәрләре үсеше стратегияләрен һәм комплекслы проектларын гамәлгә ашыруның иң мөһим һәм кискен мәсьәләләре буенча конструктив дискуссия өчен төп мәйданчык булып тора. Анда Россия Федерациясе Федераль Җыены, Россия Федерациясе федераль министрлыклары һәм ведомстволары, төбәк хакимиятләре һәм законнар чыгару җыеннары, муниципалитетлар вәкилләре, бизнес, фәнни һәм эксперт бергәлекләр, иҗтимагый оешмалар, чит дәүләт вәкилләре катнаша.

Хәзер форумның "Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру" программа төркемендә төп тема һәм түгәрәк өстәлләрнең мәсьәләләре буенча фикер алышалар. Теләгән кешеләр түбәндәге сайтта анкетаны тутырып, үз темасын тәкъдим итә ала: https://goo.gl/forms/S339H5XzrNJ2apLC2.

Татарстан Республикасы вәкилләре ел саен стратеглар форумында катнаша, алар анда үз тәҗрибәләрен уртаклаша, башка төбәкләрдән килгән коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнә, шулай ук федераль стратегик планлаштыру конкурсларында катнаша. Стратегия-2030 "Стратегияне визуализацияләү" номинациясендә җиңү яулады, Казан, Чаллы шәһәрләренең, Чистай, Менделеевск, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнарының муниципаль стратегияләре муниципаль стратегияләр конкурсларында беренче урыннар алды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International