Бизнес өчен КФҮдә эшкуарлар Сәнәгатьне үстерү фондының ярдәм чаралары турында белә ала

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бизнес өчен КФҮ белгечләре Сәнәгатьне үстерү фондының гамәлдәге программалары турында сәнәгать предприятиеләренә мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтәчәк. Әлеге мөмкинлек Сәнәгатьне үстерү фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды арасында өчьяклы килешүне имзалау ярдәмендә барлыкка килде.

Фонд яңа югары технологияле продукция җитештерү, техник яктан яңадан кораллану һәм һәркем файдалана алырлык иң яхшы технологияләр базасында көндәшлеккә сәләтле производстволар булдыруга юнәлтелгән проектларны финанслашуның ташламалы шартларын тәкъдим итә.

Шулай ук бизнес өчен КФҮ белгечләре эшкуарларны  "Ярдәм чаралары навигатор" сервисы белән таныштырачак. Биредә сәнәгатькә дәүләт ярдәменең, үсеш институтлары инструментарийларын да кертеп, федераль һәм төбәк чаралары тәкъдим ителгән. Интерфейс кызыксындырган ярдәм чараларын эзләүнең уңайлы алгоритмын, шулай ук конкурслар календарен үз эченә алган. Ярдәм чаралары тасвирламасы исә конкурслар, сайлап алулар, заявка өчен таләп ителгән документлар, җаваплы затларның контактлары һәм башка кирәкле мәгълүматлардан гыйбарәт.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 йорт) урнашкан бизнес өчен КФҮкә яки (843)222-90-60 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International