Казанда быел өч яңа КФҮ сафка басачак

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 елда Казанда күпфункцияле үзәкләрнең өч яңа филиалы ачыла. Бүлекләр "Салават күпере" микрорайонында, Юдино бистәсендә һәм Авиатөзелеш районындагы Лукин урамында пәйда булачак.

ТРда КФҮ ДБУ директоры Ленара Мозаффарова сөйләгәнчә, "Салават күпере"ндәге КФҮтә халыкка хезмәт күрсәтү өчен - 10га якын, Юдинода 7 тәрәзә булыр дип көтелә. "Аларда гамәлдәге күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтелгән кебек хезмәтләр булачак. Юдинода офис варианты килештерелде, смета әзерләү башланды", - дип белдерде ул.

Башка филиалларны урнаштыру мәсьәләләре буенча хәзер сөйләшүләр алып барыла.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International