"Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып барачак тагын 6 компания заявкасы хупланды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышының чираттагы утырышы узды.

Утырышта икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының муниципаль берәмлекләрне үстерү бүлеге башлыгы Эмиль Каргин катнашты.

Әлеге утырышта 6 компаниянең алар белән Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкалары хупланды.

1) «КМД НЧ» ҖЧҖ. "Йөк автомобильләренә запас частьләр җитештерү заводы" инвестиция проекты.

Проект йөк автомобильләренә запас частьләр ясау һәм сату буенча яңа производство төзүне күздә тота.

Инвестиция проектының гомуми бәясе 70 млн сумга якын (НДС белән), шул исәптән 54 млн сумнан артык күләмдә капитал салу (НДСтан тыш). Әлеге акчалар алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң салыначак.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 50 яңа эш урынын булдыру планлаштырыла, шул исәптән социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң - 49 эш урыны.

2) “КАМА” ФҖП ҖЧҖ. "Сильфон компенсаторлар җитештерүне оештыру" инвестиция проекты.

Проект сильфон компенсаторлар җитештерү өчен җиһаз сатып алуны һәм производствоны сафка бастыруны күздә тота.

Инвестиция проектының гомуми бәясе 64  млн сумнан артык (НДС белән), шул исәптән 50 млн сумнан артык күләмдә капитал салу (НДСтан тыш). Әлеге акчалар алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң салыначак.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 31 яңа эш урынын булдыру планлаштырыла, шул исәптән социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алу вакытыннан соң - 30 эш урыны.

3) "Атасанжак Милк" ҖЧҖ."Чаллы шәһәрендә сөт продукциясе җитештерү" инвестиция проекты.

Проект Чаллы шәһәрендә елына 8400 тонна сөт эшкәртү куәте белән оригиналь төрек рецептлары буенча табигый сөт ризыкларының яңа производствосын оештыруны күздә тота (продукция төрләре нисбәтендә максатчан проект куәте: әйрән – елына 3000 тонна; йогырт – елына 2000 тонна; йомшак сыр – елына 250 тонна; атланмай – елына 200 тонна).

Инвестиция проектының гомуми бәясе 75 млн сумга якын (НДС белән), шул исәптән 55 млн чамасы капитал салу (НДСтан тыш). Әлеге акчалар алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң салыначак.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 75 яңа даими эш урынын булдыру планлаштырыла, шул исәптән социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты сыйфатында эшчәнлек чорында - 50дән артык эш урыны.

4) "Цеммаркет Кама" ҖЧҖ."Тауар бетонын җитештерүне оештыру" инвестиция проекты.

Проект яңа тауар бетоны производствосын оештыруны күздә тота. Продукцияне Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә һәм башка якындагы торак пунктларда (җитештерү мәйданчыгыннан 150 чакрым радиуста) сату ниятләнә.

Инвестиция проектының гомуми бәясе 240 млн сум (НДС белән), шул исәптән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң - 67 млн сумнан артык.

Капитал салу күләме 220 млн сумнан артык тәшкил итәчәк, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң - 50 млн сумнан артык (НДС белән).

Проектны гамәлгә ашыру барышында 34 яңа эш урынын булдыру планлаштырыла, шул исәптән социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алу вакытыннан соң - 33 эш урыны.

5) "СОФТ ПАЙП" ҖЧҖ. "Минераль мамыктан җылылык изоляцияле цилиндрлар җитештерү" инвестиция проекты.

Проект җылылык изоляцияле продукциянең яңа производствосын төзүне күздә тота.

Инвестиция проектының гомуми бәясе 90 млн сумнан артык (НДС белән), шул исәптән 53 млн чамасы капитал салу (НДСтан тыш). Әлеге акчалар алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң салыначак.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 38 яңа эш урынын булдыру планлаштырыла, шул исәптән социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты сыйфатында эшчәнлек чорында - 37 эш урыны.

6) "Выбор-Поволжье" ҖЧҖ."Премиум-класслы тротуар плиткасын җитештерү заводы төзелеше" инвестиция проекты.

Проект Чаллы шәһәрендә премиум-класслы тротуар плиткасы һәм төзекләндерү элементлары производствосын оештыруны күздә тота.

Инвестиция проектының гомуми бәясе 1016 млн сумга якын (НДС белән), шул исәптән 730 млн сумнан артык күләмдә капитал салу (НДСтан тыш). Әлеге акчалар алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң салыначак.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 116дан ким булмаган яңа даими эш урынын булдыру планлаштырыла, шул исәптән социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң - 115 эш урыны.

 Югарыда аталган инвестиция проектларының гомуми бәясе 1 550 млн сумнан артык тәшкил итә (НДС белән), шул исәптән компанияләр алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң - 1 380 млн сумнан артык. Әлеге проектларны гамәлгә ашырганда капитал салу күләме 1 160 млн сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән компанияләр өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алганнан соң - 990 млн сумга якын. "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең югарыда аталган резидентлары 340 яңа даими эш урыны булдырачак, шул исәптән компанияләр алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты сыйфатында эшләгәндә - 320гә якын эш урыны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International