2018 елда Татарстанда металл ватыгы кабул итү һәм эшкәртү буенча 24 яңа бизнес ачылган

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елда ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан кара, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча бизнес төзүгә 24 лицензия бирелде. Компанияләр Казан һәм Чаллыда аеруча күп ачылды. Тагын 88 эшкуар лицензияләрен яңадан рәсмиләштерде. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге бизнесны 131 предприятие гамәлгә ашыра. Металлар 434 пунктта кабул ителеп, эшкәртелә, бу 2017 ел белән чагыштырганда 40 урынга күбрәк.

Икътисад министрлыгы металл эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта бизнес субъектларына актив ярдәм күрсәтә. Эшкуарлар өчен белгечләр консультацияләр һәм укыту семинарлары үткәрә. Моннан тыш, теләүчеләр лицензиатның дистанцион мәктәбен узарга мөмкин.

Министрлыкта беренче тапкыр 2018 елда  кара, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә дәүләт лицензия контроле буенча эксперт аттестацияләнде, ул, кирәк очракта, тикшерүләр уздыруга җәлеп ителә. Бер елда 226 тикшерү үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре түбәндәгеләрне күрсәтте: гражданнар сәламәтлегенә, тормышына, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирәлеккә, мәдәни мирас объектларына зыян китерүче яки янаучы тупас хокук бозулар, шулай ук техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр янау очраклары ачыкланмады.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International