ТР Төбәк лизинг компаниясе, Әстерхан өлкәсе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Әстерхан залог фонды хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"ТР Төбәк лизинг компаниясе" АҖ, Әстерхан өлкәсе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм "Әстерхан залог фонды" АҖ арасында хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү имзаланды. Очрашу Әстерхан өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Эшкуар йортында узды.

Килешүнең максаты - Әстерхан өлкәсендә "ТР Төбәк лизинг компаниясе" АҖнең ташламалы лизинг программасын кулланучы шәхси һәм кече эшкуарлык субъектлары санын арттыру. Эшкуарларга лизингка сәнәгый җиһазлар, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өлкәсендә җиһазлар һәм башка югары технологияле җиһазлар алу мөмкинлеге бирелә. 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International