"Ризык дөньясы. Игелек дөньясы". "Gulfood 2019" 24нче Халыкара күргәзмәсе әнә шулай атала. Ул 2019 елның 17-19 февраль көннәрендә Дубай шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узачак. Татарстанның экспортка йөз тотучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары бизнес-миссиягә чакырыла. Катнашу өчен "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Электрон почта: tatexport@yandex.ru, телефон: +7-(843)-524-76-70. Гаризалар 2019 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә. Элемтә өчен зат: Шенфельд Эмиль.
Gulfood - азык сәнәгате һәм эчемлекләр җитештерү өлкәсендә дөньяда моңарчы күрелмәгән санда килүчеләре, экспонентлары һәм бизнес-операцияләре булган иң эре һәм аеруча йогынтылы еллык күргәзмә. Анда дөньяның 193 иленнән 98 000нән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Тулырак мәгълүмат - www.gulfood.com сайтында.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте