Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АИРР Советы рәисе итеп яңадан сайланды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе постына  яңадан сайладылар. Карар Х Гайдар форумы кысаларында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының чираттагы гомуми җыелышы барышында кабул ителде. 

Моннан тыш, Ассоциация әгъзалары Иван Федотовны АИРР директоры итеп яңадан сайлады. Шулай ук җыелыш кысаларында Түбән Новгород өлкәсе һәм Саха (Якутия) Республикасының АИРРга керүгә гаризалары каралды. Гаризалар бертавыштан хупланды. 

Алга таба катнашучылар Ассоциация эшчәнлегенең стратегик мәсьәләләрен тикшерде һәм агымдагы елга эш планын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International