Рөстәм Миңнеханов Х Гайдар форумы кысаларында "Илкүләм үсеш максатлары: Россия Стратегиясе 2018-2024" пленар дискуссиясендә катнашты

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Х Гайдар форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Илкүләм үсеш максатлары: Россия Стратегиясе 2018-2024" пленар дискуссиясендә катнашты. 

Төп спикерлар булып РФ беренче вице-премьеры - Россия финанс министры Антон Силуанов, Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин һәм Мәскәү мэры, РФ Президентының май указын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Дәүләт советы эш төркеме җитәкчесе Сергей Собянин чыгыш ясады.

Утырышта илкүләм проектларның ни дәрәҗәдә илкүләм максатларга ирешергә мөмкинлек бирүе хакында фикер алыштылар, дәүләт идарәсе системасында потенциаль үзгәрешләрне, нәтиҗәлелек мониторингын һәм башка актуаль мәсьәләләрне карадылар. 

Үз чыгышында Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Хөкүмәт эре проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә бизнес-ширкәткә ярдәм итәчәк, төрле проблемаларны, аерым алганда, административ киртәләр белән бәйлеләрен хәл итәргә булышачак. "Узган ел бизнес белән аларга конкрет нинди проектлар буенча нәрсәләр җитмәве уңаеннан очрашулар башланды һәм хәзер алар даими үткәреләчәк. Әгәр проект шактый киң һәм зур икән, әгәр төрле дәрәҗә хакимияттә административ киртәләрне хәл итү таләп ителә икән, әлеге мәсьәләләрне чишәбез. Эшкуарлар белән, ә бу эре һәм урта бизнеска кагыла, үзара хезмәттәшлеккә инде тәгаен якын килдек", - дип белдерде Россия финанс министры.

Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, бүген бизнесны табышын икътисадка инвестицияләүгә этәрергә тиешле стимул чаралары өстендә эш алып барыла. "Без мондый карар өчен төп шартлар гына түгел, бизнесны акчаларын проектларга салырга стимуллаштыра торган механизмнар да булдырабыз", - дип өстәде ул. 

Узган елларның тәҗрибәсен искә алып, Алексей Кудрин билгеләп үткәнчә, 2008-2012 елларга исәпләнгән өстенлекле илкүләм проектлар программасы нибары 70%ка үтәлде. 

Ул хәзерге вакытта илкүләм проектларда барлык җитди структур адымнар да исәпкә алынмаган, дип өстәде. Хисап палатасы башлыгы планлаштырылган икътисадый үсешкә этәргеч бирәчәк өстәмә чараларны әзерләргә тәкъдим итте.

Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, Россия икътисадын алга җибәрү өчен эре агломерацияләргә игътибар тупларга, шуннан соң гына калган территорияләрне эзлекле рәвештә үстерергә кирәк. "Эре агломерацияләрне үстерми, инвестицияләрне концентрацияләми торып, инновацион икътисад та, хезмәт җитештерүчәнлеге дә булмаячак", - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International