Әстерхан өлкәсе делегациясе Татарстанда дәүләт сатып алулары системасы белән танышты

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Икътисад министрлыгында Әстерхан өлкәсе делегациясе булып китте. Эш сәфәре кысаларында кунаклар республикада электрон сатып алулар үткәрүне өйрәнде. Аерым алганда, "Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы" АҖ эшчәнлеге белән танышты. Оешманың генераль директоры Яков Геллер агентлык эшенең төп юнәлешләре, электрон сатулар процедуралары өлкәсендә үтә күренмәлелекне, хәбәрдарлык һәм тигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, инвестицион потенциалны арттыру һәм социаль, җитештерү-кооператив һәм интеграцион элемтәләрне үстерү турында сөйләде.

Делегатлар ассызыклаганча, дәүләт сатып алулары өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе Әстерхан өлкәсендә дә кулланыла ала.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International