Социаль бизнес: үсеш перспективалары һәм ярдәм чаралары. 6 февраль көнне татарстанлыларга икътисадның яңа секторын ничек итеп алга этәрү турында сөйләячәкләр

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Казанда булачак белем бирү семинарында республикада яшәүчеләрне социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү этаплары белән таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 6 февраль көнне КФУ "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында 16.00 сәгатьтә узачак. Чарада катнашучыларга социаль бизнес предприятиесен булдыру нигезләре һәм аның тотрыклылык критерияләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциясез оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанс һәм бүтән ресурсларны җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://innovationdevelopment2.timepad.ru/event/869156/

Мондый семинарлар айның һәр беренче чәршәмбесендә уза.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге (Икътисад министрлыгы) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 233-72-87 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования