Контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан профилактика чараларын оештыруга һәм гамәлгә ашыруга карата гомуми таләпләр расланды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 26 декабрендәге 1680 номерлы карары үз көченә керде, анда Зарури таләпләр бозылуны профилактикалау буенча контроль органнары тарафыннан чараларны оештыруга һәм гамәлгә ашыруга карата гомуми таләпләр расланган. Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә карата соңгы өч елда уздырыла торган күләмле реформа кысаларында профилактика чараларына да шактый игътибар бирелә.  Хөкүмәт актында расланган Гомуми таләпләр күрсәтелгән эшнең мантыйкый дәвамына әверелде.

Документ буенча профилактика чаралары контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан бозуларны профилактикалауның еллык программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Контрольнең (күзәтчелекнең) берничә төрен гамәлгә ашырганда профилактикалауның бердәм программасы, шулай ук контрольнең (күзәтчелекнең) һәр төре буенча да аерым программалар кабул ителде.

Бозуларны кисәтү буенча түбәндәге төп чаралар күздә тотыла:

- рәсми сайтларда үтәлеше контроль предметыннан гыйбарәт таләпләр белән норматив хокукый актларның исемлекләрен, шулай ук аларның текстларын урнаштыру;

- зарури таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү;

- дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру тәҗрибәсен гомумиләштерү.

Гомуми таләпләрдә күрсәтелгән чараларны уздыруның тәртибе һәм аларны тормышка ашыру үзенчәлекләре тәгаенләштерелә. Моннан тыш, күрсәтелгәннәрдән тыш, бозуларны профилактикалау программасын үз эченә алучы бүтән чаралар да күздә тотылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International