Металл кабул итү һәм эшкәртү буенча бизнес алып баруга лицензия алу өчен гаризаны КФҮ тапшырырга мөмкин

10 гыйнвар 2019 ел., пәнҗешәмбе

Кара һәм төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә эшчәнлек башкаруга лицензияне алу (үзгәртеп рәсмиләштерү) өчен документларны, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан тыш, КФҮ филиалларына да тапшырырга мөмкин. Әлеге бизнесны планлаштыручы яки гамәлгә ашыручы эшкуарлардан гаризалар күпфункцияле үзәкләрнең түбәндәге бүлекләрендә кабул ителә:

1. Заречье бүлеге: Татарстан Республикасы, Казан ш., Гагарин ур., 103 й.

2. Яңа Савин бүлеге: Татарстан Республикасы, Казан ш., Хөсәен Ямашев пр., 82 й.

3. Идел буе бүлеге: Татарстан Республикасы, Казан ш., Авангард ур., 74 й.

4. Идел буе бүлегенең өстәмә офисы: Татарстан Республикасы, Казан ш., В. Кулагин ур., 1 й.

5. Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (бизнес өчен КФҮ): Татарстан Республикасы, Казан ш., Петербург ур., 28 й.

6. Южный бүлеге: Татарстан Республикасы, Казан ш., Җиңү пр., 100 й.

7. Южный бүлегенең өстәмә офисы (Саклык банкы ИҮБ): Татарстан Республикасы, Казан ш., Җиңү пр., 62/4 й.

8. Мәскәү бүлеге: Татарстан Республикасы, Казан ш., Коләхмәтов ур., 25 й., 1 корпус

9. Әлмәт филиалы: Татарстан Республикасы, Әлмәт муниципаль районы, Әлмәт ш., Герцен ур., 86

10. Бөгелмә филиалы: Татарстан Республикасы, Бөгелмә муниципаль районы, Бөгелмә ш., Муса Җәлил урамы, 23 й.

11. Буа филиалы: Татарстан Республикасы, Буа муниципаль районы, Буа ш., Космовский ур., 108 г

12. Алабуга филиалы: Татарстан Республикасы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга ш., Нефтьчеләр ур., 44а й.

13. Яр Чаллы филиалы: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы ш., Гидротөзүчеләр ур., 10 й.

14. Түбән Кама филиалы: Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама ш., Мәктәп бульвары, 2а

15. Нурлат филиалы: Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Нурлат ш., Карл Маркс ур., 12 й.

16. Чистай филиалы: Татарстан Республикасы, Чистай муниципаль районы, Чистай ш., Толстой ур., 157

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования