Мәктәп укучылары өчен Россиякүләм фәнни-техник иҗат конкурсы старт алды

9 гыйнвар 2019 ел., чәршәмбе

Талантлы, фәнни-техник иҗат белән мавыгучы һәм инновацияле проектларны тормышка ашыручы мәктәп укучыларын һәм студентларны "ШУСТРИК (инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы)" конкурсында катнашу өчен чакырабыз. Заявкаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һөнәри белем, урта һөнәри белем, югары һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар (18 яшькә кадәрге) тапшыра ала. Проектны гамәлдә куллану буенча тәкъдимнәрне, техник сыйфатламаларны күрсәтергә, макетның фотосын, видеосын теркәргә кирәк.

"ШУСТРИК" россиякүләм фәнни-техник иҗат конкурсын оештыручы булып Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларына булышлык күрсәтү фонды тора.

Заявкалар түбәндәге электрон адреска кабул ителә: Innoshustrik@gmail.com, 2019 елның 22 мартына кадәр.

Нигезләмә һәм Биремнәр белән http://shustrik.org/ рәсми сайтындагы тиешле бүлекләрдә танышырга мөмкин.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования