Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиевның Яңа ел белән котлавы

2018 елның 29 декабре, шимбә

Яңа ел башлану белән без зур өметләр баглыйбыз, үз алдыбызга яңа максатлар куябыз, узган ел белән чагыштырганда, масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. Билгеләнгән барлык максатлар 2019 елда уңышлы тормышка ашачак, ә нәтиҗәсе булып дәүләтнең икътисадый сәясәтенең тотрыклылыгы һәм һәр татарстанлының тормышын яхшыруы торачак. Моңа ышанычым зур. Яңа елда барлык яхшы хыяллар һәм башлангычлар чынга ашсын, ә 2018 елда гамәлгә ашырылган идеяләр үсеш өчен ышанычлы нигез булып хезмәт итсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим!

Яңа ел Сезгә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International