Татарстан Республикасының үсеш институтлары ярдәмендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 11 млрд сумлык ташламалы финанс ресурсларын җәлеп итү мөмкин булган

2018 елның 28 декабре, җомга

2018 елда, Татарстан Республикасының үсеш институтлары ярдәмендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 11 млрд сумлык ташламалы финанс ресурсларын җәлеп итү мөмкин булган. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев җавап бирде.

 "Микрофинанс оешмасының хәзерге займнар портфеле 650 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 1,6 млрд сумга 1200 займ бирелде, алардан 2018 елда – 320 млн сумлык 193 микрозайм, – дип сөйләде Рөстәм Сибгатуллин. – Быел без процент ставкасын 7,5%ка кадәр киметтек, шулай ук эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйттек, хәзер сәүдә өлкәсендә эшләүче эшкуарлар да микрозайм артыннан мөрәҗәгать итә алачак".

Продукция китерүчеләр өчен "Факторинг" программасы бар – түләүне кичектереп түләү шартларында финанс ярдәме бирелә. Факторингтан 46 дебитор буенча 16 эшкуарлык субъекты файдаланган. Клиентлар бурычының гомуми суммасы (портфель) – 294,8 млн сум. 27 декабрьгә түләнгән финанслар күләме 876,9 млн сум тәшкил итә.

Быел Гарантия фонды бер елга бирелгән йөкләмәләр суммасы буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешкән. "2018 елда 1,0 млрд сумнан артык йөкләмә бирелде, ул кече һәм урта бизнес субъектларына 4,1 млрд сумлык заем финансларын җәлеп итәргә мөмкин иткән", – дип хәбәр итте Тимур Темиргалиев.

Икътисадның әһәмиятле тармакларына ярдәм итү өчен ташламалы программалар кертелгән:

- "Сәнәгый үсеш" (сәнәгый паркларның һәм мәйданчыкларның, технопаркларның, махсус икътисади зоналарның, АСИҮТ резидентлары һәм интеллектуаль мөлкәт залогы өчен заем финансларын җәлеп итүче КУЭ субъектлары өчен).

- "Авылда эшкуарлык" (авыл җирлегендә эшчәнлек башкаручы эшкуарлар (КФХ, ШЭ, кооперативлар) өчен).

- "Мөмкинлекләр күпере" (иң зур федераль банкларның берсе белән эшләнгән документ әйләнешен тизләтү һәм махсус каналлар буенча белешмәләр алмашу механизмы, ул түләү йөкләмәләре бирүгә заявкаларны 1 эш көне эчендә карау мөмкинлеген бирә).

2018 елның сентябреннән башлап ТР Горфонды базасында Бердәм кредит бирү үзәге эшли башлаган. Ул эшкуарларга заем финансларын җәлеп итү өчен онлайн-заявка бирергә, оптималь кредит продуктын сайларга, республикада тормышка ашырыла торган ташламалы кредит һәм лизинг программалары турында мәгълүмат алырга, Татарстан Республикасындагы теләсә кайсы финанс оешмасыннан кредит алу өчен документлар пакетын формалаштырганда ярдәм алырга булыша. 2018 елда Бердәм кредит бирү үзәгенә финанслау буенча 106 заявка килгән, финанс оешмаларына 74 заявка җибәрелгән, әлеге вакытта Банкларда гомуми 1,1 млрд сумлык 19 заявка хупланган.

Рөстәм Сибгатуллин билгеләгәнчә, "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" финанс ярдәме дигән тагын бер программадан 85 эшкуар файдаланган, алар 929 млн сумнан артык суммага лизинг шартнамәләре төзегән. Алар 150 млн сумлык ярдәм алган.

9 КУЭ субъекты "% ставкасын субсидияләү" программасыннан файдаланган, аның кысаларында Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнар каплана. Программада катнашучылар гомуми 35 млн сумлык субсидияләр алган. 

Икътисад министрының беренче урынбасары билгеләгәнчә, ел эчендә Татарстанда Россиядә беренче Төбәк лизинг компаниясе ачылган, ул шартлар белән лизингка җиһаз алу мөмкинлеген бирә. 2018 елда әлеге компания тарафыннан 1,16 млрд сумнан артык суммага 31 проект хупланган.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International