Бүген Татарстанда 645 кече һәм урта эшкуарлык экспортер-субъекты исәпләнә. 2018 елда аларның яртысы республиканың экспортка ярдәм үзәге тарафыннан уздырылучы чараларда катнашкан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Ул билгеләп узганча, ЭЯҮ ярдәмендә 161,3 млн сумлык 84 экспорт контракты төзелгән.
Спикер сөйләп узганча, быел чит илдә 8 күргәзмә-ярминкә чарасы, 20 белем бирү семинары һәм ел саен уздырыла торган "Ел экспортеры" конкурсы уздырылган. Россия Экспорт Үзәге белән берлектә "Россиядә эшләнгән" төбәк трегы уздырылган.
Рөстәм Сибгатуллин билгеләгәнчә, 2019 елда 90 эшкуарны экспортка чыгару планлаштырыла.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте