2018 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әйләнеше 1,8 трлн сумга җиткән

2018 елның 28 декабре, җомга

2018 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының гомуми әйләнеше 1,8 трлн сумга җиткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  Ул билгеләп узганча, әлеге күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 6%ка арткан. Татарстанның ТТПда кече һәм урта бизнес өлеше 2018 елның 9 аенда 25,4% тәшкил иткән.

"Быел кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан бюджетның барлык дәрәҗәләренә салым түләүләренең гомуми күләме 68 млрд сум тәшкил иткән, ул 2017 ел күрсәткечләрен 13%ка арттыра", – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта республикада 159 мең КУЭ эшчәнлек башкара, ул, 2018 ел башы белән чагыштырганда, 1 664 берәмлеккә (1,1%ка) артык. Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүче эшкуарлар саны 533,7 мең кеше тәшкил итә, ел башы белән чагыштырганда 3 937 кешегә артык (0,7%). Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы ИФОда 1 нче урынны алып тора, Россия буенча – 7.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International