Татарстанның һәм Красноярск краеның икътисад министрлары тәҗрибә уртаклашты һәм хезмәттәшлек перспективаларын карады

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген Фәрит Габделганиев Красноярск краеның икътисад һәм төбәк үсеше министры Егор Васильев һәм Красноярск крае Губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары Александр Жавнер белән очрашты.

Фәрит Габделганиев республиканың икътисадый потенциалы, министрлык эшенең төп юнәлешләре һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында сөйләде. "Татарстан социаль-икътисадый үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча Россиядә лидер санала, - дип ассызыклады ТР икътисад министры. - Мондый нәтиҗәнең үзенчәлеге булып көйләнгән команда эше тора".

Очрашу кысаларында катнашучылар тәҗрибә уртаклашты, аерым алганда муниципаль оешмалар белән һәм эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурсы эшен өйрәнде. Егор Васильев билгеләп үткәнчә, Татарстан тәҗрибәсе аларның төбәгендә дә уңышлы кулланылырга мөмкин.

Татарстан һәм Краснодар краеның икътисад министрлары хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре һәм перспективалары турында фикер алышты.

 

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International