Ачылган вакытыннан алып Эшкуар йортында бизнесменнарга 20 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

2017 елның декабреннән башлап Эшкуар йортында 10 меңнән артык кеше булган. Ачылган мизгеленнән алып учреждение бизнесменнарга 20 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Шул исәптән, үз эшеңне ачу өчен документлар тутыру, ярдәм чаралары буенча консультация, микрозаймнар алу, производствода чыгымнарны субсидияләү, продукцияне сертификатлаштыру һәм экспортлау, лизингка җиһаз алу, укыту программаларында катнашу һәм башкалар.

Эшкуар йортында бизнес өчен күп функцияле үзәк урнашкан, ул килүчеләргә "бердәм тәрәзә" режимында 100дән артык хезмәт күрсәтә.

Биредә үк Татарстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе һәм Эшкуарлыкка ярдәм фондының структур бүлекчәләре урнашкан;

- Эшкуарлыкка ярдәм үзәге (ярдәм чаралары буенча кече һәм урта бизнес субъектларына консультация);

- Экспортка ярдәм үзәге (чит ил базарына чыгу);

- Кластер үсеше үзәге (кече һәм урта бизнес предприятиеләре катнашында территориаль-тармак кластерларын формалаштыру, уртак кластер инициативалары һәм проектларын ачыклау, әзерләү һәм гамәлгә ашыру);

- Микрофинанслау үзәге (ташламалы шартларда микрозаймнар бирү);

- Факторинг компаниясе (факторинг хезмәте белән бизнесны 12%тан башлап финанслау);

- Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге (социаль эшкуарлыкка ярдәм);

- Укыту үзәге (укыту чараларын үткәрү).

Эшкуар йорты Петербург урамы, 28 йортта урнашкан. Моннан тыш, консультацияләрне кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин: 524-90-90.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International