Татарстан Икътисад министрлыгының "Сыналган бизнес" ресурсы контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләреннән берсе дип танылды

11 декабрь 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, "Сыналган бизнес" Интернет-ресурсы проекты өчен, "Кисәтү инструментының иң яхшы визуализациясе" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәктә "Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы: яңа дәүләт контроле практикада" конференциясе кысаларында, "Контроль ноктасы" дип аталган иң яхшы контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге тәҗрибәләре конкурсына нәтиҗәләр чыгарганда белдерделәр. 

provbiz.ru Интернет-ресурсы 2018 елның 9 гыйнварында эшкуарлык субъектларының мәҗбүри таләпләрне бозуын кисәтү коралы сыйфатында, шулай ук Татарстан Республикасында эшкуарларның күзәтчелек органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыру өчен, гамәлгә кертелде.

Интернет-ресурс бер урында зур күләмдә файдалы мәгълүмат (тикшерүләр буенча белешмәлекләр, законнар турында яңалыклар, чараларның анонслары һәм аларның нәтиҗәләре буенча материаллар) алырга, шулай ук файдалы сайтларга тиз күчәргә мөмкинлек бирә. Ресурс эшкуарлар өчен, беренче чиратта, тикшерүләр узу буенча гамәли рекомендацияләрдән гыйбарәт белемнәр базасы буларак төзелгән. Эшкуарларның стандарт хокук бозулары турында белешмәлекләр (шул исәптән видеобелешмәлекләр) эшкуарлык эшчәнлегенең таралган төрләре буенча төркемнәргә аерылган.

Интернет-ресурсның функционалы даими камилләшә. 2018 елның сентябрендә универсаль консультантлары белән бэк-офис пәйда булды, алар онлайн режимында эшкуарларга барлык кызыксындырган сораулар буенча ярдәм күрсәтә, эшкуарларга тикшерү алды аудиты узу мөмкинлеге бирелә. Октябрьдә сайтка тиңдәш функционалы һәм шәхси кабинет төзү мөмкинлеге булган мобиль кушымта эшли башлады.

Киләчәктә ресурска шулай ук тикшерү материалларын салырга һәм экспертларның шәрехләрен алырга мөмкин булачак, шулай ук үз-үзеңне тикшерү өчен чек-листлардан файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Моннан тыш, кулланучылар норматив хокукый акт проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү процедураларында катнаша алачак.

Ресурска республикадан читтә дә ихтыяҗ бар - сайтка керүчеләрнең яртысыннан артыгы - илнең башка төбәкләреннән.

Конференция үз эшен иртәгә дә дәвам итәчәк. Анда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнаша. Иртәгә шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, алдынгы тәҗрибәләр, шулай ук үсеш өчен яңа юнәлешләр тикшереләчәк. Чараның видеотрансляциясен түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин:  http://контроль-надзор.рф/news/ezhegodnaya-konferentsiya-reforma-knd-novyy-goskontrol-na-praktike-sostoitsya-v-dekabre-/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования