Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә гомуми күләме 192 млн сумлык инвестицияләр белән ике яңа проект тормышка ашырылачак

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция советының һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкаруга заявкалар карау буенча комиссия утырышында яңа ике проект хупланды. Чара Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырышта Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

"ЗИАС МАШИНЕРИ ПОВОЛЖЬЕ" ҖЧҖ һәм "Графит Плюс" ҖЧҖ социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясенең яңа резидентларына әверелде.

Беренче оешма җилләтә торган элмә фасад конструкцияләре җитештерүне гамәлгә ашыра. Проектка 66 миллион сумнан артык акча кертеләчәк. 31 яңа эш урынын булдыру планлаштырыла.

Икенче резидент электр машиналары өчен электрографит щеткалар җитештерәчәк. Инвестицияләр күләме 126 миллион сумнан артык тәшкил итә. Предприятиедә 120 яңа эш урыны булдырылыр, дип көтелә.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International