2019 елда Казанның ике районында Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәкләре филиаллары ачылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова җавап бирде.
"Минем документлар" офислары Киров районындагы Юдино бистәсендә һәм Авиатөзелеш районында эшли башлаячак.
Хәзерге вакытта Татарстан буенча КФҮ челтәренә 57 "Минем документлар" үзәге, 3 Хезмәтләр күрсәтү үзәге һәм КФҮнең авыл җирлекләрендәге территориаль-аерымланган 281 структур бүлекчәсе керә.
2018 ел азагына кадәр Яр Чаллыда һәм Чистайда КФҮ ачу планлаштырыла.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте