2018 ел башыннан бирле Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә халыкка 3,6 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елда Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә халыкка 3,6 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев хәбәр итте.

Ул билгеләп узганча, күрсәтелгән дәүләт, муниципаль һәм башка төрле хезмәтләрнең саны даими артып бара. 2016 елда 2,7 миллион хезмәт, 2017 елда 3,4 миллион хезмәт күрсәтелгән.

Икътисад министры урынбасары сөйләгәнчә, бүген республикада КФҮ офисларының ("Минем документлар") киң челтәре булдырылган, алар Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында, шулай ук Татарстан Республикасының 1 мең кешедән артык халкы булган авыл җирлекләрендә эшли. "КФҮ төп бурычы - халыкка "бер тәрәзә" принцибы буенча, вакытны минималь сарыф итеп, хакимият органнарына мөрәҗәгать итмичә иң сорала торган хезмәтләрне алу мөмкинлеген тәэмин итү", - дип сөйләде ул.

КФҮ мөрәҗәгать итү өчен республиканың Хезмәтләр порталы аша, шул исәптән мобиль кушымта ярдәмендә, уңайлы көнгә һәм вакытка алдан язылу мөмкинлеге бар.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International