Татарстанда шәһәр һәм район иктисадчылары өчен квалификация үзгәртү программасының беренче модуле башланды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бизнес белән идарә итү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне үзләштерү һәм эшкуарлыкны үстерүнең 5 еллык программаларын эшләү. Бүген Казанда шундый максат белән муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары өчен квалификация күтәрү курсы старт алды. "Татарстан Республикасында көндәшлекле мохиттә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең заманча технологияләре" укыту программасы Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Башкарма комитет җитәкчеләренең 50гә якын урынбасары уку курсы уза. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге белем бирү программасы икътисад, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә булышачак һәм яңа эш урыннарын булдыруны тәэмин итәчәк.

Өч модульле укыту курсы 18 декабрьгә чаклы дәвам итә. Катнашучылар идарәче команда үсеше алымнарын, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең норматив-хокукый базасы нигезләрен, муниципаль бюджетны бүлү анализы модельләрен өйрәнәчәк. Программа кысаларында һәр муниципаль берәмлек өчен көндәшлекле мохиттә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү проектлары эшләнәчәк. Проектлар составына "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты Коммуникацион менеджмент институты экспертлары, Татарстан Республикасының бизнес-ассоциацияләре һәм хакимият органнары вәкилләре кергән йомгаклау комиссиясенә тәкъдим ителәчәк.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International