Саратовта яшьләр даирәсендә эшкуарлыкны үстерү перспективалары хакында фикер алышачаклар

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Яшьләр бизнес-проектлары күргәзмәсе, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу, бизнес-модельләр эшләү буенча белем бирү семинарлары. 16 ноябрьдә Саратовта "Яшьләр даирәсендә эшкуарлыкны үстерү преспективалары" V Төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында төрле чаралар узачак.

Анда федераль башкарма һәм законнар чыгару хакимияте органнары, Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнары, федераль һәм төбәкләрнең үсеш институтлары, Россия һәм төбәкләрнең кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмалары, фәнни бергәлек вәкилләре, шулай ук Россия төбәкләреннән студентлар һәм яшь эшкуарлар катнашачак.

Фикер алышу өчен төп темалар:

- "Эшкуарлыкны үстерү инструментлары. Бизнес һәм экспорт - логик чылбыр";

- "Стартаплар - идеяләр һәм эшкуарларның яңа буынын формалаштыру. Көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру факторы буларак бизнес-процессларны цифрлаштыру";

- "Бизнес-нетворкинг: Эшлекле мохит - бизнесны үстерү өчен төп фактор";

- "Сәяхәт итә башлаган туристтан бизнес-идеягә кадәр". "Сәяхәт итә башлаган турист мәктәбен" ачу;

- "Яшьләр эшкуарлыгында иҗтимагый-сәяси технологияләр";

- "Бизнес-модельне һәм бизнес стратегиясен эшләү".

Чараның тулы программасы белән танышу һәм теркәлү узу өчен түбәндәге сайтка керегез: http://www.prpms.ru/

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International