Татарстан Бөтендөнья эшкуарлык атналыгына кушылды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Бөтендөнья эшкуарлык атналыгына кушылды. Бу -ел саен ноябрьнең өченче атнасында дөньяның 170 илендә уза торган халыкара глобаль эшкуарлык инициативасы. Быел ул 12-18 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бөтендөнья эшкуарлык атналыгының төп максатлары - үз эшеңне башларга һәм үстерергә мөмкинлек бирүче идеяләр һәм белемнәр белән алмашу өчен, эшкуарлык белән кызыксынучы тәҗрибәле бизнесменнарны һәм яшьләрне берләштерү. Россиядә әлеге инициатива 2007 елдан гамәлгә ашырыла.

Ел саен Бөтендөнья эшкуарлык атналыгы кысаларында 40 меңнән артык чара уза, анда үз эшкуарлык идеяләрен үстерү һәм гамәлгә ашыру белән кызыксынган 10 миллионга якын актив кеше катнаша. Узган 2017 елда Россиянең төрле шәһәрләрендә аны уздыру чорында 250дән артык чарага заявка бирелгән.

Бөтендөнья эшкуарлык атналыгын оештыручылар - эшкуарлыкка ярдәм һәм кече, урта бизнесны үстерү өлкәсендә чаралар үткәрүче учреждениеләр, инвестиция фондлары, үсеш институтлары, дәүләт органнары, инкубаторлар һәм аскелераторлар, шулай ук эшкуарлар үзләре.

Татарстанда әлеге инициатива кысаларында чаралар республика Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә узачак.

13 ноябрьдә кече һәм урта бизнес вәкилләре Эшкуар йортына (Петербург ур., 28) Ачык ишекләр көненә чакырыла.

9:00дән 12:00гә кадәр - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды генераль директоры Айдар Салихов гражданнарны кабул итәчәк. Ул бизнесменнар өчен нинди дәүләт ярдәм чаралары булуы һәм аларны алу ысуллары турында сөйләячәк.

10:00дән 11:00гә кадәр - "Юнысов" залында ТИSБИЗНЕS Студентлар эшкуарлыгы үзәге тәкъдим ителәчәк.

13:00дән 14:00гә кадәр - Бердәм кредит үзәге вәкилләре поручительлек һәм гарантияләр алу мәсьәләләре буенча эшкуарларны кабул итәчәк.

Шул ук вакытта "Оконишников" залында "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы экспертлары, күзәтчелек органнары белгечләре һәм катнашучылар салым һәм хезмәт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.

14:30дан 15:30га чаклы - эшкуарларны Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Равил Сираҗиев кабул итәчәк.

Шул ук вакытта "Юнысов" залында теләгән бар кеше Алиса Лисованың "Инстаграмда нинди контент сата?" дип аталган мастер-классында була ала. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә кирәк - https://alisa-lisovaya.timepad.ru/event/850884/.

 

16:00дән 17:00гә кадәр - контроль-күзәтчелек эшчәнлеге органнары вәкилләре белән очрашу узачак. Экспертларга торак һәм санитар күзәтчелек темасы буенча барлык сорауларны бирергә мөмкин.

 

Чара креатив менеджмент буенча воркшоп белән тәмамланачак.

 

15 ноябрьдә 19:00дән 21:00гә кадәр - Эшкуар йортында - "Маркетинг нигезләре", 16 ноябрьдә 10:30дан 17:30га кадәр - "Сатуның яңа технологияләре", 16 ноябрьдә "Син - эшкуар" проекты кысаларында белем семинары узачак.

Татарстанда Бөтендөнья эшкуарлык көне кысаларында чараларда катнашу өчен түбәндәге электрон почта аша теркәлү узарга кирәк: Dom_pred@mail.ru.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International