Фәрит Габделганиев Икътисадчы көне белән котлады

2018 елның 10 ноябре, шимбә

11 ноябрьдә Икътисадчы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев котлады.

 

Кадерле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Икътисадчы көне белән котлыйм!

Халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру турыдан-туры икътисадчының нәтиҗәле эшенә бәйле. Көчле икътисад безгә юллар, коммуникацияләр, мәктәп һәм балалар бакчалары төзелешенә күбрәк акча юнәлтергә, гражданнарны социаль яклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Безнең эш Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеген ныгытуга, якташларыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга булыша. Иманым камил, Татарстан икътисадчылары командасына хас бердәмлек һәм үзара аңлашу республикабызның уңышлы үсеше нигезе булачак.

Татарстанның барлык икътисадчыларына сәламәтлек, иминлек һәм республикабызның чәчәк атуы хакына уңышлы эшчәнлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International