Татарстанның инновацион предприятиеләре 15 миллион сумга кадәр грантка дәгъва белдерә ала

2018 елның 9 ноябре, җомга

Инновацияләргә ярдәм итү фондының "Коммерцияләштерү" программасының 7 нчесендә катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады Ул фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре стадиясен төгәлләгән һәм продукция җитештерүне оештырырга яки җәелдерергә планлаштыручы кече предприятиеләрнең инновацияле эшчәнлегенә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән.

Катнашу өчен 24 декабрьгә кадәр түбәндәге сайтта заявка тапшырырга кирәк: https://online.fasie.ru/Default.aspx һәм кирәкле документларны җибәрү мөһим.

Проектларны сайлап алганда Фондның Экспертлар советы һәм конкурс комиссиясе проектны гамәлгә ашырудан төбәк өчен социаль-икътисадый нәтиҗәлелекне, проектны гамәлгә ашыру барышында кулланылачак цифрлы икътисад технологияләрен, компаниянең инновацияле территориаль кластерларны үстергә булган йогынтысын, компаниянең эре технологик бизнесның тәэмин итү чылбырына җәлеп ителгәнлеген, шулай ук үзебезнең ил базарында импорт эшләнмәләрен алмаштыру потенциалын һәм Россия базарында, чит ил базарларына чыкканда биләгән өлешен исәпкә алачак.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча конкурста катнашучылар грант алачак, аның күләме 15 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга була: http://fasie.ru/press/fund/fond-kommertsializatsiya-7/

Консультацияләр белән ярдәм итү телефоны (Мәскәүдә): +7(495) 231-1906.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International