Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында Стратегия-2030 үзгәрешләре турында сөйләштеләр

2018 елның 9 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды. Әлеге чара кысаларында Совет әгъзалары Татарстан Республикасының Стратегия-2030 программасына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады.

Стратегия-2030 раслау турындагы закон нигезендә, өч елга бер мәртәбә, зарурлык булган очракта, аңа үзгәрешләр кертү мөмкинлеге күздә тотыла. Шуңа бәйле рәвештә 2018 елда Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр формалаштырылды. Әлеге эштә министрлыкларның һәм ведомстволарның, җирле үзидарә органнарының, бизнес, фән һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Халыктан инициативалар җыю максатында i.tatarstan2030.ru сайты эшли башлады. Хәзерге вакытта 3,5 меңнән артык идея исәпләнә.

Барлык тәкъдимнәр нигезендә Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында закон проекты формалаштырылды. Хәзерге вакытта әлеге документ Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында Иҗтимагый советлар утырышларында карала. Бүген әлеге проектны Икътисад министрлыгы Советы әгъзалары хуплады. Закон проекты турында ахыргы мәртәбә фикер алышу Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасында 16 ноябрьдә булачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International