Яр Чаллыда сәнәгатьне цифрлаштыру турында сөйләячәкләр

2018 елның 9 ноябре, җомга

Сәнәгатьтә цифрлы трансформация буенча халыкара һәм Россия тәҗрибәсе.  IV Машина төзелеше буенча кластер форумында каралачак төп темалар. Чара 13-14 ноябрь көннәрендә Яр Чаллыда узачак.

Форумның беренче көнендә берничә тематик түгәрәк өстәл узачак. Анда катнашучылар инновацияләргә дәүләттән һәм дәүләтнеке булмаган ярдәм һәм бизнесны үстерү, субконтрактация һәм кооперация мәсьәләләре, робот техникасы өлкәсендәге яңа базарлар һәм аларны куллану мөмкинлекләре турында фикер алышачак.

Форумның икенче көнендә "КАМАЗ" ГАҖ заводына, "Алабуга" махсус икътисадый зонасының "Ford Sollers" һәм "Барс Технолоджи" предприятиеләренә, "Мастер" Кама индустриаль паркының "Кора" ДК һәм "Машдеталь" заводы, "КОМ" ДК, "ПРОФТЕРМО" заводы предприятиеләренә танышу сәфәрләре планлаштырылган.

Форум Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры һәм "ИННОКАМ" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының оешкан ярдәмендә уздырыла.

Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлү узарга кирәк: машфорум.рф.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International