15 ноябрьдә "КОларны террорчылык эшчәнлегенә һәм хокукка каршы килә торган бүтән эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы көрәш" семинары булачак

2018 елның 9 ноябре, җомга

Идел буе федераль округында Финанс мониторингы буенча федераль хезмәтнең Төбәкара идарәсе "КОларны террорчылык/террорчылыкны финанслау эшчәнлегенә һәм хокукка каршы килә торган бүтән эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы көрәш" темасына семинар-киңәшмә уздырачак.

Семинар 2018 елның 11 ноябрендә Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә Нижегородск өлкәсенең Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округы чикләрендә эшләүче Сәүдә-сәнәгать палаталары белән видеоконференция режимында узачак. 

Семинарда катнашу өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Юстиция министрлыгы идарәсенең Коммерциясез оешмалар эшләре бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Хәсәнова Рәмзия Рәфкать кызы, Идарә башлыгы урынбасары (843) 237-89-76;

Кравченко Татьяна Юрьевна – Идарәнең коммерциясез оешмалар эшләре бүлеге башлыгы (843) 237-89-77.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International