"Лизинг-грант" программасы буенча дәүләт ярдәмен алуга заявкалар кабул итү вакыты 13 ноябрьгә кадәр озайтылды

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

"Лизинг-грант" программасы буенча субсидия алуга Татарстан эшкуарларын сайлап алуда катнашу өчен заявкаларны кабул итү вакыты 13 ноябрьгә кадәр озайтылды. 

Кече һәм урта бизнес субъектларыннан документлар эш көннәрендә 9.00 сәг. алып 18.00 сәгатькә кадәр (җомгадан тыш – 9.00-16.45 сәгатьләрдә) Казандагы ике адрес буенча кабул ителә:

- Петербург урамы, 28, 1 кат (Эшкуар йорты);

- Мәскәү урамы, 55, 125 кабинет ("Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге" ДКУ).

"Лизинг-грант" программасы – субсидия формасында дәүләт ярдәме (техника яки җиһаз сатып алуга лизинг шартнамәсе буенча аванс түләүләренең бер өлешен түләү, конкурс нигезендә бирелә).

Субсидияләр түбәндәгеләргә бирелә:

1. Эш башлап җибәрүче  (теркәлү вакыты 1 елдан азрак булган) эшкуарлык субъектларына лизинг шартнамәсе суммасының 45%ы күләмендә, ләкин 1 млн сумнан артык түгел;

2. Гамәлдәге (теркәлү вакыты 1 елдан артык булган) эшкуарлык субъектларына лизинг шартнамәсе суммасының 30%ы күләмендә, ләкин 3 млн сумнан артык түгел.

Конкурс аша сайлап алуда җиңү яулаучыга тотылган чыгымнарның бер өлешен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы компенсацияли.

"Лизинг-грант" программасы буенча кирәкле консультацияне кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: 524-90-90.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International