2019 елда Татарстан эшкуарлыкны федераль финанслау күләме һәм моношәһәрләрне үстерү буенча ИФО төбәкләре арасында лидер позициясен биләячәк

2018 елның 9 ноябре, җомга

Бүген Түбән Новгородта "Төбәкләрнең өстенлекләре: контроль, дәүләт хезмәтләре, цифрлаштыру, КУЭ үстерү" конференциясе үз эшен дәвам итә. Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев башка төбәкләрдәге коллегаларына Татарстан Республикасында "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" максатчан моделе чараларын гамәлгә кертү турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, республика тормышка ашырыла башлаган беренче көненнән башлап контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы чаралары турында фикер алышуларда һәм аны гамәлгә ашыруда актив катнашты. Министр шулай ук "Сыналган бизнес" мәгълүмат интернет ресурсы турында да сөйләде, ул Татарстанда ел башыннан эшли башлады. Программа бизнес-бергәлек белән кара-каршы элемтәләрне ныгытырга булыша һәм республикадагы контрольдә тотучыларның эшчәнлегенең ачык булу дәрәҗәсен арттыра.

Конференция барышында билгеле булганча, 2019 елда Татарстан бизнесны һәм моношәһәрләрне үстерүгә 780 млн сум акча алачак. Шулардан 392 млн сум сәнәгый паркларга һәм технопаркларга юнәлдереләчәк. Республика эшкуарлыкны федераль финанслау күләме һәм моношәһәрләрне үстерү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер позициясен алачак. ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге күрсәткеч буенча икенче һәм өченче позицияне Ульян өлкәсе (664,7 млн сум) һәм Удмуртия Республикасы (636,9 млн сум) алып тора.

Финанслау программасы нигезендә, республикада сәнәгый паркларга һәм технопаркларга федераль бюджеттан 392 млн сум акча юнәлдереләчәк, "Минем бизнес" үзәкләрен оештыруга – 123 млн сум, моношәһәрләрдә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә – 94,1 млн сум, экспортка ярдәм итүгә – 58,5 млн сум, эшкуарлыкны популярлаштыруга – 23,9 млн сум. Тагын 88,7 млн сум акча төбәк гарантия оешмаларына юнәлтеләчәк.

ТАСС МА материаллары файдаланылды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International