Фәрит Габделганиев PEMANDU Associates компаниясе президенты Дато Шри Идрис Джала белән очрашты

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген PEMANDU Associates компаниясе президенты Дато Шри Идрис Джала җитәкчелегендәге Малайзия делегациясе Татарстанның Икътисад миниcтрлыгында булды. Ведомство башлыгы Фәрит Габделганиев чит ил кунакларын республикада Стратегия-2030 гамәлгә ашыру эше белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, озак вакытлы планда өч үсеш ноктасы билгеләнгән - Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре. Министр шушы көннәрдә Казан агломерациясе вәкилләренең хезмәттәшлек турында килешүне имзалавын хәбәр итте. Әлеге документ муниципалитетара проектларны гамәлгә ашыру өчен норматив нигез булган.

Үз чиратында, Дато Шри Идрис Джала үзләре эшләгән "Зур тиз нәтиҗәләр" методологиясе хакында, аны Малайзия һәм башка дәүләтләрдә файдалану тәҗрибәсе турында сөйләде. Очрашу кысаларында компания президенты Татарстан Республикасы Казан агломерациясен үстерү буенча хезмәттәшлек тәкъдим итте.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International