Вьетнам Республикасы делегациясе Татарстанның бизнес-климатын өйрәнде

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Социалистик Вьетнам Республикасы делегациясе килде. Чит илдән килгән кунаклар төбәкнең социаль-икътисадый үсеше һәм аның бизнес-климаты белән танышты. Асылда, Вьетнам вәкилләре махсус икътисадый зоналардагы, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендәге эш шартларын, шулай ук Татарстандагы инновацион инфраструктура объектларының потенциалын өйрәнде. Очрашу барышында анда катнашучылар хезмәттәшлек итү буенча, шул исәптәп туристлык өлкәсендә, перспективалы юнәлешләр хакында фикер алышты.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International