18 октябрьдә Татарстанның социаль эшкуарлары түләүсез вебинарда катнаша ала. "Социаль эшкуарлык өлкәсендә инвалидлыгы булган кешеләргә ярдәм итү" темасына онлайн-очрашуны Россия Дәүләт Думасы депутаты, Инвалидларның россиякүләм җәмгыяте рәисе Михаил Терентьев уздырачак. Ул безнең илдә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм инфраструктурасының никадәр үсеш алганлыгы, аларның кайда ярдәм алуы һәм эш табуы, бу өлкәдә үз эшен җәелдерүче социаль эшкуарларга кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турында сөйләячәк. Чара кысаларында шулай ук иң яхшы бизнес-проектлар да каралачак.
Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: http://lab-sp.ru/webinars/lyudi-s-invalidnostiyu/.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте