Татарстанда Бердәм кредит бирү үзәге эшли башлады

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Бердәм кредит бирү үзәге проекты эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы җитәкчесе Тимур Темиргалиев хәбәр итте.

Үзәк Гарантия фонды базасында ясалган. Ул акча чараларын алу вакытына кадәр заем финанславын җәлеп итүгә заявкалар формалаштыруның барлык этапларына кече һәм урта компанияләрне комплекслы тәэмин итү системасын күздә тота. "Эшкуарларга кредит продуктын сайлаганда консультация, документлар җыйганда ярдәм күрсәтелә, – дип сөйләде Тимур Темиргалиев. – Фондның киң партнерлар челтәре (42 кредит оешмасы, 4 лизинг компаниясе, микрофинанс оешмасы, Сәнәгатьне үстерү фонды, Моношәһәрләрне үстерү фонды) финанслау өчен эшкуарлардан заявкаларны формалаштыру һәм тәэмин итү өлешендә кредит оешмалары белән кыска вакыт эчендә һәм югары дәрәҗәдә үзара хезмәттәшлек итү процессын оештыру мөмкинлеген бирә.

Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан банкларның кредит продуктларына даими мониторинг эшкуарларга финанс оешмаларының файдалы тәкъдимнәре турында актуаль мәгълүматларны тапшыру мөмкинлеген бирә.

Бердәм кредит үзәге быелның сентябрендә эшли башлады. Бер ай эчендә банк продуктлары, финанслау өчен заявка тапшыру тәртибе, кече бизнеска дәүләтнең ярдәм чаралары турында 64 консультация бирелгән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International