ТР Икътисад министрлыгында "УМНИК" конкурсында катнашу уңаеннан ачык ишекләр көне узачак

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

17 октябрьдә "УМНИК" программасы буенча конкурста катнашучылар һәм катнашу теләген белдерүчеләр түләүсез консультация ала алачак. Яшь галимнәр өчен семинар 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында узачак. Тыңлаучыларның сорауларына Инновацияләргә булышлык күрсәтү фондының иҗтимагый вәкилләре җавап бирәчәк. Чара кысаларында кирәкле документларны әзерләү, асылда, заявканы дөрес рәсмиләштерү турындагы мәсьәләләр каралачак.

Семинарда катнашу өчен түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: (843) 524-91-39.

"УМНИК" программасы яшь тикшеренүчеләрнең коммерциячел юнәлешле фәнни-техник проектларына булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. Оештыручы булып Фән-техника өлкәсендәге кече форма предприятиеләрне үстерүгә булышлык күрсәтү фонды катнаша. Конкурста 18 яшьтән алып 30 яшькәчә (30 яше тулган) Россия халкы катнаша ала. Җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә грант ала алачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International