Татарстанның Икътисад министрлыгы III Ерак көнчыгыш эшкуарлар форумында катнашучыларны кызыксындырды

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Ел саен уза торган III Ерак көнчыгыш эшкуарлар форумы кысаларында дискуссия мәйданчыгында катнашучыларга тикшерүләр әзерләү һәм аларны узу мәсьәләләре буенча "Сыналган бизнес"provbiz.ru интернет-ресурсы презентацияләнде. Хабаровск, Приморск, Забайкальск крайларыннан һәм Россиянең Ерак Көнчыгышындагы башка төбәкләрдән килгән эшкуарларга законнардагы зарури таләпләр бозылуны профилактикалау, күзәтчелек буенча экспертларның түләүсез консультацияләре турында һәм интернет-ресурс мәйданчыгында тормышка ашырылган башка тәҗрибәләр турында сөйләделәр.

Моннан тыш, форум мәйданчыгында "Сыналган бизнес" ресурсы редакторы Сергей Кощеев Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисе - икътисадый үсеш һәм тышкы багланышлар министры Виктор Калашников һәм төбәк Губернаторы һәм Хөкүмәтенең Баш контроль идарәсе башлыгы Евгений Королев белән очрашты.

Ерак Көнчыгыш эшкуарлар форумы 2018 елда өченче мәртәбә узды.  Чара 10-13 октябрь көннәрендә булды һәм 2000 артык эшкуарны туплады. Форумның темасы – "Икътисадый үсеш үзәкләрендә бизнес перспективалары". Темалар хакында фикер алышуларда Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургал, Ерак Көнчыгыш федераль округында Россия Федерациясе Президентныңы Вәкаләтле вәкил аппараты, Көнчыгыш үсеш министрлыгы, Икътисадый үсеш министрлыгы, Үзәк Банк, Стратегик инициативалар агентлыгы, КУЭ корпорациясе вәкилләре һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча төбәк һәм федераль институтлар катнашты.

"Сыналган бизнес" интернет-ресурсы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә эшләнде. Проект 2018 елның 9 гыйнварында эшли башлады. "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы – ул эшкуарлар өчен контроль-күзәтчелек өлкәсендә файдалы белемнәр базасы.

Төп сайтның әһәмиятле өлешләре булып Татарстан Республикасындагы күзәтчелек органнары ачыклый торган эшкуарларның типик бозулары турында таралган барлык бизнес төрләре буенча төркемләштерелгән белешмәлек. Моннан тыш, яңалыклар блогында һәм алда торган вакыйгалар календаренда бизнеска карата күзәтчелек органнары эшчәнлегенә бәйле булган чаралар һәм вакыйгалар турында мәгълүмат, законнардагы яңалыклар һәм теге яки бу тикшерү очраклары турында мәкаләләр, "Сыналган бизнес" чаралары турында белешмәләр туплана.

Башка мәгълүмат сервисларыннан аермалы буларак, provbiz.ru  интернет-ресурсында гамәлдәге, тикшерүләр тематикасына бәйле платформаларга тиз арада күчү мөмкинлеге бар. Болар Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Бердәм тикшерүләр реестры, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең, Стратегик инициативалар агентлыгының, Салым хезмәтенең Бизнес-Навигаторындагы яшәеш хәлләре һәм күзәтчелек органнарының башка платформалары һәм сервислары.

Инде хәзердән үк сайтта күзәтчелек эшчәнлегенең берничә төре буенча экспертлардан түләүсез консультация алуга заявка калдырырга мөмкин – Консультация буенча заявка. Моның өчен теркәлергә һәм сайтның баш исемендәге форманы тутырырга кирәк – Шәхси кабинет.

Android һәм iOS мобиль җайланмалары өчен "Сыналган бизнес" кушымтасын күчереп алыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International