Unilever корпоратив акселераторында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Компания 4 юнәлеш буенча бизнес-проектларга ярдәм күрсәтергә әзер:
- продуктлар җитештерү - туңдырма, соуслар һәм чәйнең яңа рецептуралары, табигый консервлау һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү;
- төргәкләү - биологик таркала торган яңа материаллар, беренчел һәм икенчел төргәк җитештерү (яңа үзлекләр һәм модификация мөмкинлекләре);
- саклау - заманча суыткыч һәм туңдыргыч камералар, фасовкалау һәм эшкәртүнең инновацияле технологияләре;
- кулланучы белән коммуникацияләр - төргәкнең яңа конструкциясе һәм дизайны, смартфоннар өчен интерактив программалар, VR/AR технологияләр һәм башкалар.
Катнашу өчен 31 октябрьгә кадәр түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: http://unilever.generation-startup.ru/?utm_source=47294&utm_campaign=partner_campaign
Конкурс нәтиҗәләре буенча 20гә якын технологик проект сайлап алыначак һәм аларга ярдәм күрсәтеләчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте