Яр Чаллыда Haier заводлары өчен инфраструктурага 232 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

2018 елның 12 октябре, җомга

Яр Чаллыда кер юу машиналары һәм кухня җиһазлары буенча Haier заводы төзелешенә 232 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциясез оешмасының күзәтүчеләр советы утырышы нәтиҗәсендә билгеле булды. 220.6 миллион сум күләмендә Фондтан, 11,6 миллион сум күләмендә Татарстан Республикасыннан биреләчәк.

Яңа объектларны 2019 елның июнендә эксплуатациягә кертәчәкләр. Производство 820 эш урыны булдыру мөмкинлеген бирәчәк. 2020 елга кадәр 7,4 миллиард сум күләмендә инвестиция җәлеп итү планлаштырыла.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International