Бизнесны дөрес алып барырга өйрәтәчәкләр. Татарстанда "Син - эшкуар" проекты старт ала

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Быел 2000 татарстанлы "Син - эшкуар" программасы буенча белема ала алачак. Мәгариф проекты 20 октябрьдә старт ала. Аның максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрнең активлыгына аларны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән ярдәм итү.

Проект яңа кешеләр өчен дә, шулай ук гамәлдәге бизнесменнар өчен дә: мәктәп укучылары (14-17 яшь) һәм 18-30 яшьтәге кешеләр өчен исәпләнгән.

Укыту программасында:

- бизнес-идея сайлау;

- бизнес-проект төзү һәм гамәлгә ашыру;

- бизнес ачу;

- инвесторлар җәлеп итү.

Татарстанда Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

"Син - эшкуар" федераль программасы турында тулырак мәгълүматларны www.molpred116.ru сайтыннан алырга, шулай ук белем бирү чараларында катнашу өчен дә шунда ук теркәлергә мөмкин.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International