Кама Тамагы районы – 7, Алексеевск районы 6 позициягә күтәрелгән. Икътисад министрлыгы социаль-икътисадый үсеш буенча рейтинг әзерләде

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Казан, Әлмәт һәм Лаеш – Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингында лидер. Икътисад министрлыгы белгечләре 2018 елның гыйнвар-август айларына статистика әзерләде.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы районы үзенең күрсәткечләрен - 7, Алексеевск районы 6 позициягә яхшырткан. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, хезмәт хакына сатып алу сәләтенең һәм өстәлгән бәя күләменең артуы белән аңлатыла.

Халыкның җан башына исәпләгәндә төяп озатылган продукция күләме республика буенча уртача алганда 460,61 мең сум тәшкил иткән. Иң югары күрсәткечләр Әлмәт (2 970,2 мең сум), Түбән Кама (1 399,2 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1025,4 мең сум) районнарында.

2018 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,50% тәшкил итә. 30 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Иң аз дәрәҗә Актаныш (0,17%), Лаеш һәм Минзәлә (0,24%) районнарында.

2018 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданыннан 0,37 кв. метр торак эксплуатациягә кертелгән. Торакның иң күп мәйданы Питрәч (3,602 кв. метр), Югары Ослан (1,541 кв. метр) һәм Лаеш (1,776 кв. метр) районнарында кертелгән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак итеп биредә танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International