«POZIS» предприятиесе бөтен республика өчен стратегик булып тора». Бүген Татарстан икътисад министры Яшел Үзәндә булды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстанда суыткыч техникасы җитештерү эше белән танышты. Ведомство башлыгы Яшел Үзәндә урнашкан Серго исемендәге заводта булды.

Генераль директор Радик Хәсәнов министрга сөйләгәнчә, компания фармацевтика суыткычларын һәм кан һәм плазма саклау өчен махсуслаштырылган суыткыч приборларын җитештерү буенча Россиядә беренче һәм бердәнбер серияле җитештерүче булып тора. POZISны үстерү концепциясе инновацияләр һәм җитештерүне даими модернизацияләү нигезендә формалаштырылган. Бүген компания Россиядә суыткыч техникасын сату күләме буенча алдынгылар рәтендә, шулай ук чит илләрдә дистрибуцияне уңышлы киңәйтә. POZIS, төп продукцияне чыгарудан тыш, катлаулы технологик җиһазларны, автомат комплексларны һәм сынау стендларын, стандарт булмаган инструментны һәм җиһазларны проектлау һәм әзерләү буенча хезмәт күрсәтә. Фәрит Габделганиев предприятиенең Татарстан һәм тулаем Россиянең сәнәгать потенциалын үстерүгә керткән әһәмиятле өлешен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, «POZIS» предприятиесе бөтен республика өчен стратегик булып тора.

Чара кысаларында икътисад министры шулай ук Серго исемендәге завод партнерлары булган кече һәм урта бизнес вәкилләре белән дә очрашты. Эшкуарлар үз эшчәнлекләрен алга этәрү өчен, үзләре өчен мөмкин булган финанс, мөлкәти һәм мәгълүмати ярдәм программаларын өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International