24 сентябрьгә кадәр "Яшьләр эшкуарлыгы: үсеш нокталары" студентлар форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

20 сентябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

"Яшьләр эшкуарлыгы: үсеш нокталары" дип исемләнгән студентлар форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

 Ул 28 сентябрь көнне "ТИСБИ" Идарә университетында (Казан, Мөштәри ур., 13 йорт) Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Ресурс Яшьләр Үзәге" ФДБУ һәм ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге теләктәшлегендә узачак.

Форумда кемнәр катнаша ала:

- 15тән 20 яшькәчә булган гамәлдәге яшь эшкуарлар;

- Татарстан Республикасының актив яшьләре (мәктәп укучылары, югары һәм махсус урта уку йорты студентлары);

- муниципаль, төбәк һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре;

- төбәкнең эре, урта һәм кече бизнес вәкилләре;

- эшчәнлекләре кече һәм урта бизнесны үстерү һәм аңа ярдәмгә юнәлтелгән иҗтимагый оешма вәкилләре.

Гаризаны 24 сентябргә кадәр forum2018@tisbi.ru. электрон адресына юлларга кирәк. Хатның темасында шуны күрсәтү зарур: "Яшьләр эшкуарлыгы: үсеш нокталары" студентлар форумы.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования