Түбән Камада корычны цинклау производствосы гамәлгә ашырылырга мөмкин. Инвесторлар белән Фәрит Габделганиев очрашты

20 сентябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Түбән Камада корычны цинклау производствосына берничә кытай компаниясе 60 миллион сум күләмендә инвестицияләр салырга ниятли. Татарстан Республикасы икътисад министры проектны гамәлгә ашыру этаплары һәм перспективалары белән танышты. Инвесторлар билгеләп үткәнчә, бу республиканы алар үз производстволарын Татарстанның Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә гамәлгә ашырган «Haier» һәм «Камасталь» компанияләре мисалында карый. Компания вәкилләре үз җитештерүчәнлекләренең елына 600 мең тоннадан артык күләмгә тигез булачагын аңлатып үтте. Бу - үзәк һәм көньяк Россиядә, Уралда, Себердә, шулай ук Беларусьта сатарга планлаштырылган күләм.

Визит кысаларында икътисад министры шулай ук Түбән Камадан кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования