Татарстанлылар инновацияле процессларны активлаштыруда катнаша ала

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Технологик ихтыяҗлар һәм тәкъдимнәр урнаштыру, фәнни һәм инновацияле проектларда кооперация, инжиниринг ихтыяҗларын гамәлгә ашыру . "Инноскоп Россия ачык инновацияләр үзәге" интернет-порталыннан файдаланучылар әнә шундый мөмкинлек алачак. Алар исәбендә югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләр, лабораторияләр, инжиниринг үзәкләре һәм компанияләре, кече һәм урта инновация предприятиеләре, илкүләм тикшеренү һәм фәнни-техник үзәкләр, дәүләт корпорацияләре, сәнәгать предприятиеләре, конструкторлык бюролары, инициатив төркем вәкилләре булырга мөмкин.

Кулланучылары күп булган цифрлы мәйданчык технологияләр һәм инжиниринг өлкәсендә "белгечтән белгечкә" принцибы буенча оператив бәйләнешләр аша Россия ачык инновацияләр базарын формалаштыруга юнәлтелгән. Порталда илнең 82 төбәгеннән технологияләр, инжиниринг хезмәтләре һәм югары технологияле җиһазлар базасы урнаштырылган.

Тулырак танышу өчен сайтта авторизацияләнү зарур: https://innoscope.ru/profile/reg/

Хәзерге вакытта 1600дан артык катнашучы теркәлде. Шул исәптән - Татарстаннан 42 оешма һәм 9 югары уку йорты һәм институт.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International