Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин: Социаль-икътисадый үсеш фаразының – мөмкин кадәр реаль булуы, ә бюджетның исәпләнгән булу мөһим

2018 елның 14 сентябре, җомга

2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. 

Утырышта шулай ук 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты да каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, 2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы Россия икътисадының сценарий шартларының база варианты, тармак министрлыкларының, муниципаль берәмлекләрнең, республиканың әйдәүче предприятиеләренең фараз күрсәткечләре, шулай ук икътисад үсеше тенденцияләре нигезендә формалаштырылды.   

Социаль-икътисадый үсеш фаразының – мөмкин кадәр реаль булуы, ә бюджетның исәпләнгән булу мөһим, дип белдерде Алексей Песошин.

2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү  фаразының төп параметрлары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. 

Татарстанда 2018 елның гыйнвар-июль айларында җыелма төбәк продукты (ҖТП) күләме 1 трлн. 303,9 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш темпы – 100,9%.

Ул тагын хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе күләме – 1 трлн. 556 млрд сум. Сәнәгать җитештерүе индексы - 101%.   

2018 ел йомгаклары буенча җыелма төбәк продукты (ҖТП) 2 трлн. 228,8 млрд. сум булыр дип фаразлана. Динамика – 101%.

2019-2024 елларда икътисад 102-103,6%ка үсәр дип фаразлана, бу уртача Россия динамикасыннан артыграк. 

Үткән ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы республикада  101,7% булачак, шул исәптән эшкәртү тармагында - 102,3%.

Төяп җибәрелгән продукция күләме 2018 ел йомгаклары буенча 2 трлн. 512,7 млрд. сум булыр дип фаразлана.

 «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы турында» Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Быел сигез ай эчендә республика берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 178,6 млрд. сум тәшкил иткән. 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты быелгы бюджет үтәлешенә, законнардагы үзгәрешләргә карап формалаштырылган. 

2019 елда республика берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 251,2 млрд. сум күләмендә фаразлана, 2020 елга – 255,7, 2021 елга – 263,1 млрд. сум. 

Берләштерелгән бюджетның чыгымнар өлеше 2019 елга, федераль акчаларны исәпкә алмыйча, 255,3 млрд. сум күләмендә фаразлана, 2020 елда – 260,3; 2021 елда – 268,4 млрд. сум.

2019 елда берләштерелгән бюджет кытлыгы 4,1 млрд. сум булыр дип исәпләнә, 2020 елда – 4,6; 2021 елда – 5,3 млрд. сум.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бюджет формалаштыру буенча гаять зур эш башкарылган. Бу эш аерым стандартлар буенча бара, диде ул, иң мөһиме – республикада гамәлгә ашырылучы барлык программалар да сакланып кала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, республикада балалар өчен җәйге савыктыру лагерьларын тәртипкә китерү буенча яңа программа эшләнгән.

Тагын Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указларын гамәлгә ашыру өчен чараларны һәм көчләрне тупларга кирәк.

Иң мөһиме – безнең икътисад тотрыклы эшләргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сәнәгать предприятиеләре заказлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бюджет өчен табышка салым, керемгә салым, мөлкәткә салым әһәмиятле булып кала. Тулаем республикада тормыш уңайлылыгы икътисад уңышларына бәйле булачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International