Эшкуар йортында дәүләт ихтыяҗлары тәэминатчысы булырга өйрәтәләр

2018 елның 14 сентябре, җомга

17 сентябрь көнне Эшкуар йортында ни рәвешле дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итүче булырга мөмкинлеге хакында сөйләячәкләр.

Эшкуарлар, социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар һәм инвалидлар оешмалары вәкилләре өчен бушлай семинарны "ТР сатып алуларны үстерү үзәге" ТР ДУП ярдәмендә сатып алулар буенча Татарстан Дәүләт комитеты белгечләре уздырачак.

Әлеге чара кысларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- сатып алуларның ысуллары турында (аерымлыклары һәм үзенчәлекләре),

- сатып алуларда катнашу өчен нәрсә кирәк,

- сатып алуларны кайда һәм ничек эзләргә,

- дәүләт ихтыяҗлары өчен (44 ФЗ) сатып алулар дәүләт коммерцияле компанияләре (223 ФЗ) сатып алуларыннан нәрсәсе белән аерыла,

- дәүләт сатып алуларында катнашуның бердәм кагыйдәләре турында

- кече эшкуарлык субъектлары, социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар һәм инвалидлар оешмалары өчен өстенлекләр турында,

- ничек һәм нинди вакыт эчендә контракт төзергә,

- сатып алуларда катнашучылар һәм заказчыларның җаваплылыгы турында һ.лар.

Семинарның һәр тыңлаучысы үз сорауларына җаваплар, шулай ук соңгы үзгәрешләр белән методик материаллар алачак.

Семинарда катнашу өчен электрон почта аша язылырга кирәк: edu.crz.rt@tatar.ru.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International